Аналар көнендә Яшел Үзән әниләре музейга бушка керә ала

2015 елның 27 ноябре, җомга

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Аналар көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан, 29 ноябрьдә Казан Кремле музеена әниләргә балалары белән керү түләүсез оештырыла. Әлеге акция кысаларында Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее, “Манеж” күргәзмә залы, “Эрмитаж-Казан” үзәге, Ислам мәдәнияте һәм Казан Кремленә караган башка музейларга бушка кереп булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International