Яшел үзәнлеләр мошенниклар кармагына эләгүләрен дәвам итә

2015 елның 27 ноябре, җомга

Васильевода яшәүче 56 яшьлек хатын  «ВКонтакте» социаль челтәре аша, ышанып, мошенникларга киви-кошелек аша  банк картасыннан 44100 сум акчасын күчергән. 

60 яшьләр тирәсендәге хатын-кызга да шалтыратып улы ДТПга эләгүен һәм 100 мең акча күчерергә кирәклеген хәбәр иткәннәр. Хатын эшнең нәрсәдә булуын аңлап, бу мошенникларга акчасын күчермәгән.

Ә менә 88 яшьлек әби улының ДТПга эләгүенә ышанган һәм мошенникларга таксист аша  50000 сум акчасын биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International