«Майский» теплица комбинаты Бөтенроссия конкурсы призеры булды

2015 елның 27 ноябре, җомга

Быел ноябрьнең беренче ункөнлегендә энергияне сакчыл тоту, энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларның «ENES-2015» Бөтенроссия конкурс­ларында җиңүчеләрне, «Медиа ТЭК» төбәк администрацияләренең, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең матбугат хезмәтләрен һәм массакүләм мәгълүмат чараларын сайлап алу буенча Интернет аша ачык тавыш бирү үткәрелде.

11 номинация буенча уздырылган «ENES-2015» II Бөтенроссия конкурсында «Энергияне сакчыл тоту һәм теплица хуҗалыгында энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру буенча иң яхшы проект» номинациясендә Яшел Үзән муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» II урынга лаек булды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International