Олы Карагуҗаның эш тәҗрибәсен Россия өйрәнә

2015 елның 27 ноябре, җомга

Казанда Гомумроссия Муниципаль берәмлекләр конгрессының пленар утырышы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Гомумроссия Муниципаль берәмлекләр конгрессы Президенты, РФ Дәүләт Думасының Федератив корылыш һәм җирле үзидарәләр мәсьәләләре комитеты рәисе Виктор Кидяев,  РФның 82 төбәгеннән Муниципаль берәмлекләр советлары башлыклары, шул исәптән ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар катнашты.

 

– Муниципальара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле булуы республикада муниципаль берәмлекләр үсешен тәэмин итә. Республиканың Муниципаль берәмлекләр советы муниципалитетларның ихтыяҗларын тиешле дәрәҗәдә күрсәтә белә, – дип, ТР Президенты әлеге совет эшчәнлеген югары бәяләде.

Пленар утырыштан соң  делегатлар республика районнарына чыкты.  Кунаклар Яшел Үзән районы авылларында да булды.  Алар  республика программаларының урыннарда  тормышка ашырылуына аеруча игътибар итте.  Олы Карагуҗа  район авыллары арасында әлләни аерылып тормаса да, кунак каршыларга һәрвакыт әзер.  Алар  фельдшер-акушерлык пунктында, балалар бакчасында  булды. Россия  муниципаль берәмлекләр  Советы әгъзаларына барысы да кызык: авылда медицина  хезмәте күрсәтү  нихәлдә, краннарда су бармы?  Карагуҗада  яңа фельдшер- акушерлык пункты мөдире  авыл халкына  беренчел ярдәм күрсәтү өчен бөтен шартлар да булуын ассызык­лады, биредә хәтта талпанга каршы вакцина да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International