2017 елда больничный листлар электрон формада биреләчәк

2015 елның 6 декабре, якшәмбе

Хәзер илнең өч төбәге поликлиникаларында пациентлар больничный листларны электрон формада ала ала. Әлегә бу “пилот” программа гына, әмма 2017 елдан башлап ил  тулысы белән шуңа күчәчәк.

Больничныйларны электрон формада алу  эшне күпкә җиңеләйтә. Имзалар да җыярга, мөһерләр  дә сугып торырга кирәк түгел. Бу шулай ук ялган листларга чик куячак.

Электрон формага беренчеләрдән булып Әстерханда, Белгородта һәм Мәскәүдә күчкәннәр. Хәзер аны Новосибирскила да үзләштерә башлаганнар. Шулай да кешегә  сайлау мөмкинлеге бирелә: больничныйны аңа кәгазь формасында алыргамы, әллә электроннымы. Болардан тыш аның тагын бер өстенлеге бар: ул икътисадый югалтуларны исәпләргә, кеше сәламәтлеге белән идарә итәргә мөмкинлек бирә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International