Ана капиталы программасы озайтыла

2015 елның 6 декабре, якшәмбе

Россиядә Ана капиталы программасын озайту турында канун проекты әзерләнәчәк.

Россиядә быелның 1 ноябренә 6,5 млн. гаиләгә ана капиталына дәүләт сертификаты бирелүе мәгълүм. Якын арада программаны тагын да озайту турында канун да кабул ителергә мөмкин. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан шул хактагы канун пректын әзерләү тиз арада башкарылырга тиеш. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде. "Программаны озайтутуучылар саны буенча ирешелгән дәрәҗәне саклап калырга булышачак", – дигән ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International