Полиция Кыш бабае

2015 елның 11 декабре, җомга

Яңа ел алдыннан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы “Полиция Кыш бабае” акциясе уздырып, авыр хәлдә калган күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтә.

Бу акциядә мохтаҗларга ярдәм итәргә теләге булган һәркем катнаша ала.  Әйтик, балалар киемнәре, канцтоварлар, тәм-томнар, уенчыклар һәм башкаларны балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәгә алып килергә була. Аның адресы: Яшел Үзән шәһәре, Фрунзе урамы, 9нчы йорт. Телефоны: 4-04-35. Акция барышында әлеге җыелган Яңа ел бүләкләре  аз керемле күп балалы гаиләләргә, шулай ук балалар йортларында, социаль приютларда тәрбияләнүчеләргә биреләчәк.

Белешмә өчен: ПДНда хәзер 272 уңышсыз гаилә исәпләнеп, аларда 412 бала тәрбияләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International