1 гыйнвардан балалар бакчасына бәя арта

2015 елның 25 декабре, җомга

Киләсе елдан мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләренә балаларын йөртүчеләргә ата-аналар түләвен уртача сигез процентка күбрәк түләргә туры киләчәк. 

Бу азык-төлеккә бәя һәм персоналның хезмәт хакы арту белән бәйле. 8 декабрьдә чыккан башкарма комитетның 2754нче карары нигезендә безнең районда бәя бакчаның төренә, эш режимы һәм сабыйның яшенә карап артачак. Иң киң таралган балалар бакчасына ясле төркеме (1дән 3 яшькә кадәр) 3171 сум (хәзер – 2944), 3тән 7 яшькә кадәргеләр өчен 3038 сум (хәзер – 2812) түлисе була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International