Спартакиадага йомгак ясалды

2015 елның 25 декабре, җомга

“Авангард” стадионының спорт комплексында  “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”  җәмгыяте “Сәламәтлек  спартакиадасы-2015”кә йомгак ясалды.

“Әгәр коллективта спорт азарты,  команда рухы  булса, производство алдына куелган бурычлар да  тизрәк һәм сыйфатлырак хәл ителә”, - ди заводның генераль директоры Ренат Мистахов.

Бу көнне спартакиадада алдынгы урыннарны яулаган цех командалары спорт инвентарьлары, дипломнар белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International