Мәктәпләрдә Яңа елга әзерләнү бара

2015 елның 25 декабре, җомга

Олы Яке мәктәбендә дә шау килеп иң могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе – Яңа елга әзерләнү бара. Шул ук вакытта төп эшләре укуны да онытмыйлар. Бу көннәрдә район күләмендә узучы олимпиададан да кайтып кергәннәре юк. Уңышлар гына теләп калабыз сезгә.

Акъегет мәктәбе территориясендә әкият шәһәрчеге ясаганнар. Кар кайдан тапканнар диген? «Инде күптән ясаган идек, эреде. Хәзер яңа яуган кар белән яңартып куйдык. Инде буйыйсы гына калды, килеп күрегез», – дип безне дә кунакка чакырды мәктәп директоры Гөлинә Саттарова.

Карагуҗа мәктәбе укучылары инвалид­лар декадасын Фәнис Яруллин, Лилия Вергазова, Лилия Сәлахова иҗатына багыш­лап уздырган. Бүген исә иң матур бизәлгән сыйныф бүлмәсе, поделка ясау, үзенчәлек­ле рәсем бәйгесенә ныклап әзерләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International