Шәһәр яны поездларына тарифлар үзгәрә

2015 елның 25 декабре, җомга

1 гыйнвардан Татарстанда шәһәр яны тимер юл пассажирлар ташу хезмәте өчен яңа тарифлар билгеләнә.

Шулай итеп, дифференциацияләүче шәһәр яны тарифы кертелә. Бу хакта "Содружество" җәмгыяте пассажирлар компаниясе хәбәр итә. Юл өчен түләү болайрак була. Беренчедән алып икенче ун чакрымлык зона маршруты буенча пассажирның түләү суммасы – 22 сум тәшкил итә. Өченче зонага – 18, дүртенчедән сигезенче зонага – 16 сум, тугызынчы-унөченчегә – 14, ә ундүртенче-егерменче зона өчен 12 сум түләргә туры киләчәк. Шулай итеп, Татарстанда ун чакрымлык бер зона өчен уртача түләү бәясе 11,7 сум булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International