Яшел Үзәннең ПОЗиСы үз хезмәткәрләрен Яңа ел белән котлады

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан  ПОЗиСта традиция буенча узып баручы елга  йомгак ясыйлар, алдынгыларны бүләклиләр.

Быел завод халкының  Яңа ел бәйрәмендә  берләшмәнең генераль директоры  Радик Хәсәнов завод эшчеләре Рәшидә  Җиһаншинага һәм Виктор Филипповка  Дуслык орденнары тапшырды, берничә хезмәткәр  -  Наталья Максимова ( сыйфат хезмәте) һәм  Ринат Шиһапов ( транспорт логистикасы)  Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгинның Рәхмәт хатына лаек булды.

Соңыннан  “Дөнья талантлары” фонды  артистлары әзерләгән искиткеч  матур  концерт  күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International