РФ транспорт министры Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәгендә булган

2016 елның 8 гыйнвары, җомга

РФ транспорт министры Максим Соколов кичә Зөя (Свияжск) төбәкара мультимодаль логистика үзәгендә булды. Искәртеп узабыз: “Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәген булдыру” проектын гамәлгә ашыруның беренче этабы төгәлләнүе турында “Транспорт атналыгы-2015” барышында 3 декабрьдә игълан ителгән иде.

 Беренче этапта, республика финанс чаралары хисабына, территориядә җир (ком) юдырту (гидронамыв) тулысынча тәмамланган, һәм мәйданчык электр энергиясе белән тәэмин ителгән. Федераль бюджет чаралары хисабына теләсә нинди йөк судноларын кабул итә алырлык причал дивары төзелгән, үзәкне федераль  М7 “Волга” трассасы белән тоташтыра торган транспорт юл аергычы белән автомобиль юлы салынган. “Свияжск” тимер юл станциясе җиһазлары яңартылган.

Проектны гамәлгә ашыруның беренче этабын финанслау күләме 8 млрд сум тәшкил итә, аның 6,5 млрд сумы – федераль казна акчасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International