Яңа ел – безнең йортта

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узып киткән ел ахырында газета сайтында фотоконкурс игълан иткән идек.  Игътибар иткәнсездер, фотоконкурска шактый күп фотолар килде. Һәм аларның барысы да , безгә калса,  беренче урынга лаек.

 Яңа елны шулкадәр  матур итеп, тырыш хезмәт белән каршы алырга җыенгансыз икән, дуслар -  йорт тирәгез бөтен урамга, авылга ямь биреп тора.  Әмма  беренчеләр арасында да иң беренче була, шуңа күрә ул конкурс та.

Фотоконкурска тавышларны 2016 елның 13 гыйнварында 15 сәгатьтә  бирә башлыйбыз һәм 2016 елның 18 гыйнварда 11 сәгатьтә төгәллибез. Җиңүчене редакциянең истәлекле бүләге көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International