Яшел Үзән районында авыл җыеннары башланды

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Беренче җыеннар 14 гыйнварда  була.

Олы Яке авылында  авылдашлар  проблемалары белән  район башлыгы  урынбасары  Фоат Шәмсиев,  Норлаттагы проблемалар белән – район башлыгы  Александр Тыгин, ә Түбән Урысбага авылында чыккан мәсьәләләрнең торышы белән  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Гафиятуллин  танышачак.

Җыеннарга рәхим итегез! Үзегезне кызыксындырган сорауларны  алдан әзерләп куеп, район җитәкчелегенә  мөрәҗәгать   итәргә була. Җыен Норлатта - 15, Яке белән Урысбагада 14 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International