Павел Астахов Татарстандагы фаҗигада ятим калган балага ярдәм күрсәтергә кушкан

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Лениногорскида килеп чыккан янгында 5 б­ала һәм аларның әниләре һәлак булган

РФ Пр­езиденты каршындагы балалар хокуклары бу­енча вәкаләтле Павел Астахов фаҗига б­уенча үз фикерен җиткерде.

Янгында 5 бала, аларның әниләре һәлак бу­лган. Гаилә башлыгының тәне 75 процент пе­шү сәбәпле, район хастаханәсенә озатылга­н. Бер бала исә әбиләрендә кунакта булган, нәтиҗәдә, ул исән калган.

“Кабат алкоголь, гамьсезлек, ваемсызлык­... Нигезсез, рәхимсез, куркыныч”, - дип­ язган Павел Астахов үзенең “Инстаграм” челтәрендәге битендә.

Вәкаләтленең Татарстандагы вәкиле ­фаҗига урынында янгынның сәбәпләрен тикш­ерә һәм ятим калган балага ярдәм күрсәтү­дә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International