Яшел Үзән тынычлыгын халык дружинасы да саклый

2016 елның 23 гыйнвары, шимбә

Яшел Үзән халкының урамда тынычлыгын хокук сакчылары белән беррәттән халык дружинасы вәкилләре дә саклый.  Бүгенге көндә реестрга 10 предприятие һәм оешма  дружиналары кертелгән. Болар – Горький заводы, җылылык челтәре предприятиесе, икмәк комбинаты, “ЗеленодольскВодоканал” оешмасы, Яшел Үзән РУЭсы, “Ак Барс” МТК ширкәтенең 2нче филиалы, Серго исемендәге завод, колхоз базары, сөт комбинаты, Яшел үзән проект-конструкторлык бюросы   җәмгыяте дружиналары. Шулай ук пүзәк почта, “Зеленодольскгаз” , “Жилкомплекс” оешмаларында, “Междуречье”  комбинатында оештырылган дружиналар.

2016 елның беренче кварталында Яшел Үзән медицина  һәм механика көллиятләрендә  оешкан дружиналарны да төбәкара  реестрга кертергә планлаштырыла. Район җирлекләрендә шулай ук 24 дружина вәкилләре тәртип саклый.

Узган ел дружинниклар  тырышлыгы белән 754 административ хокук бозу очраклары  теркәлгән һәм 4 җинаять ачылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International