Яшел Үзән районы Норлат авылында яшәүчеләргә бушлай юридик консультация бирәләр

2016 елның 23 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасының Юстиция министырлыгы һәм “Россия юристлар ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасы агымдагы елның 28 нче гыйнварында, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештыра. 

Юрист-консультация бирүчеләр сыйфатында ТР Юстиция министрлыгы, ТР Конституцион суд аппараты белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия Юристлар ассоциациясе әгъзалары кабул итәчәк. Әлеге чара 13.00 тән 15.00 сәгатькə кадəр Норлат авылы җирле үзидарə бинасында (Гагарин урамы, 46 нчы йорт) була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International