Инвалидлар өчен автобус

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Чәршәмбе көнне Казанда ТР Социаль яклау һәм эш белән тәэмин итү ми­нистрлыгының коллегия утырышы булып, анда   берничә муниципаль районга инвалидлар өчен махсус каралган автобус ачкычлары да тапшырылды. 

Шулар арасында безнең район да бар. «Форд-Транзит» автобусы ачкычын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгинга үзе тапшырды. Әлеге автомобиль 3 коляскалы инвалид кешегә һәм 7 утыра торган урынга яраклашкан.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International