Моннан бер атна элек буранда адашкан баланы табып, аны үлем тырнагыннан коткарып калган хокук сакчыларын Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин Мактау грамотасы белән бүләкләде.
Болар – “Карамалы Тау” полиция бүлеге участковые Фирнат Борһанов һәм Чувашия эчке эшләр министрлыгына караган Ормар станциясе полиция пункты начальнигы Евгений Андреев.