Яшел Үзән һәм Әлки сыерларына ни булган?

2016 елның 14 феврале, якшәмбе

Бу көннәрдә республикада һәр сыердан тәүлеккә уртача 13,2 килограмм сөт савып алалар. Бу – узган елның шушы чорына караганда 0,6 килограммга артыграк.

Бүгенгә иң сөтле сыерлар Әтнә һәм Саба районнарында. Аларда һәр сыердан көнлек савым уртача 21,3 һәм 19,2 килограммга җитә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Оператив мәгъ]лүматларга караганда тагын 35 районның сөт җитештерү күрсәткечләре узган елга караганда арткан, ике районның күрсәткечләре 2015 ел дәрәҗәсендә, алты районда күрсәткечләр кимегән. Сөт күрсәткечләренең кимүе Яшел Үзән һәм Әлки  районнарында күзәтелә – аларда узган ел белән чагыштырганда бер сыердан тәүлеккә уртача 4,7 һәм 3,9 килограммга кимрәк сөт савып алына икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International