Олы Ачасырда хәрби-патриотик тәрбия айлыгы бара. Бәйрәм уңаеннан традицион әтиләр конференциясен үткәргәннәр. Гаилә башлыкларының активлыгы сөендерә, әлбәттә. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырган.
Шушы көннәрдә Олы Ачасыр мәктәбе IT-чемпион бәйгесендә «Иң актив мәктәп» номинациясендә җиңү яулап, плазмалы телевизор алу өчен сертификатка лаек булган. Шулай ук ике иң актив укучы – Гөлия Абзалина һәм Ләйлә Шиһабетдиновага мөмкинлекләр һәм яңа технологияләр шәһәре Иннополиста смартфон белән планшет тапшырылган. Котлыйбыз!