Иң яхшы отряд – Яшел Үзәндә

2016 елның 27 феврале, шимбә

2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы  бүлекчәләренең шәһәр отрядлары арасында  Яшел Үзәннең 8нче янгын сагы отряды иң яхшысы дип танылды.

Кубокны тантаналы тапшыру  Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару системасының  территориаль эшчәнлеген йомгаклау коллегиясендә булды. Яшел Үзән отряды һөнәри әзерлек буенча иң яхшысы дип билгеләнде.

Җиңүче кубогын Татарстан Респуб­ликасы буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды җитәкчесенә Татарстан Республикасы буенча Россия МЧСының баш идарәсе җитәкчесе  эчке хезмәт полковнигы Рафаэль Мотыйгуллин тапшырды. Бүләкләү тантанасын хәзер музей урнашкан 52нче янгын часте фасадында уздырдылар.

– Лаеклы җиңү! – диде үзенең котлавында Рафаэль Мотыйгуллин. – Яшел Үзән һәрвакыт оператив-хезмәт эшчәнлеге күрсәткечләре буенча әйбәтләр исәбендә булды. Шундый булып калыгыз!

Тантана ахырында  коллегиядә катнашучылар  православие часовнясында һәм мәчеттә булдылар, Россия 

МЧСының 25 еллыгына һәм Татарстан МЧСының 20 еллык юбилеена багышлап ачылган музей экспозициясе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International