Яшел Үзәндә кышны озаттык

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Шимбә көнне Яшел Үзәндә Кышны озаттык. Кыш кына китәргә уйламый бугай әле яз белән тарткалаша.

“Авангард” стадионында балалар белән күңел ачарга бөтен мөмкинлекләр дә бар иде. Телисеңме кечкенә атка, дөягә утырып йөр, кәмиттә әйлән, коймак, пылау, шашлык белән сыйлан, төрле уеннарда катнаш... Оештыручылар барын да уйлаган. Яшел Үзән артистлары да кимен куймады. Җыр-бию күңелләрне дәртләндерде, язгы кәеф өстәде. Бәйрәм кич белән генә тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International