Яшел Үзәндә наркоконтроль хезмәткәре призына чаңгы ярышлары старт алды

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Наркоконтроль хезмәткәрләре көне алдыннан Татарстан наркоконтроле идарәсе хезмәткәре Евгений Белов призына Татарстан Республикасы   чаңгы ярышлары башланды. Ярышлар бишенче ел рәттән уздырыла.  Быел «Маяк» спорткомплексында  базасында бу ярышларда 300дән артык спортчы катнашты.

Ярышларны тантаналы ачуда  яшь спортчыларга кунаклар уңышлы  ярышлар теләде. Наркоконтроль идарәсенең махсус билгеләнештәге хезмәткәрләре  ярышта катнашучылар каршында күрсәтмә чыгышлар ясады.

Мондый спорт чаралары  үсеп килүче буынга уңай тәэсир ясый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International