Кулланучылар хокукын яклау көне

2016 елның 15 марты, сишәмбе

15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне.  Быел ул «Менюдан антибиотикларны төшереп калдырыйк» девизы астында уза. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кисәтүенчә, әгәр дә ашыгыч чаралар күрелмәсә, антибиотиклар эпохасы бетәргә мөмкин. 

Яшел Үзәндә ТР алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль бүлеге хезмәткәрләре контрольлегендә   10 марттан 16 мартка кадәр төрле чаралар узачак. Шәһәр базары территориясендә җирле икмәк пешерү предприятиеләре продукциясенә дегустация ясалачак. Шулай ук Роспотребнадзорда кулланучылар өчен консультатив өстәл оештырыла. Ә менә нәкъ 15 март көнендә территориаль бүлектә 8дән 15 сәгатькә кадәр «Кайнар линия» эшли, телефоны: 4-58-78.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International