Кайсы бурычлысын машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр

2016 елның 15 марты, сишәмбе

2016 елның 15 гыйнварыннан, суд пристав-башкаручысына бурычлының транспорт чарасы белән куллануын вакытлыча чикләүенә рөхсәт бирүче, Башкару производствосы закончалыгындагы үзгәрешләр үз көченә басты.

Вакытлыча чикләү түбәндәге очракларда кулланылмый:

-әгәр бурычлыны машина йөртү таныклыгыннан башка калдыру аны яшәү өчен бердәнбер керем чыганагыннан мәхрүм итсә;

-әгәр бурычлы җәмгыять транспорты йөрми торган җирдә яшәсә;

-әгәр бурычлы автомобилен инвалид буларак кулланса яки аның карамагында 1 һәм 2 группа инвалид яисә инвалид-бала булса;

-әгәр бурычлыга түләү срогын кичектерү яки башкаруны таләп итү документының үтәлешенә кичектерү бирелгән булса;

Вакытлыча чикләүне бозган өчен әлеге таныклыктан 1 елга кадәр мәхрүм итү яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт кебек административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International