ЮХИДИ хезмәтләре буенча чиратта басып торырга вакыт юк, инспекторга кабул итүгә онлайн язылып буламы?
– Дәүләт автоинспекциясенә мөрәҗәгать итү процедурасын җиңеләйтү максатыннан чыгып дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталы булдырылган. Хәзер штрафлар буенча бурычны www.gosuslugi.ru сайтына кереп ачыкларга була. Порталда бөтен мәгълүмат та бар. Автомобилеңне теркәтү өчен дә портал ярдәмендә чиратка языла аласың .
Чираттан чыгып www.gosuslugi.ru сайтына керегез!
Электрон формада дәүләт хезмәтләреннән файдалану гади, уңайлы һәм тиз.