Улыма 18 яшь тулды, ул дәүләт югары уку йортында белем ала. Аңа алимент түлиячәкләрме?
– РФ Гаилә кодексы буенча һәр ата-ана баласына 18 тулганчы аны тәрбияләп карарга тиешләр. Шулай ук ата-анасыннан алимент алырга кайбер балигъ булган балалар да хокуклы. Үсеп җиткән баланың эшкә яраксызлыгы яки мохтаҗлыгы алимент таләп итү өчен төп шарт булып тора. Шулай итеп, әлеге шартлар булганда гына сезнең улыгыз алимент өмет итә ала.
Бу очракта, эшкә яраксыз дип, инвалид яки эшләргә мөмкинлеге чикле булган инвалид кеше санала. Закончалык «мохтаҗлык» мәгънәсенең эчтәлегенә ачыклык кертми. Алимент таләп иткәндә һәр конкрет очракның нигезле булуын, таләп итүченең торган җирлегендәге яшәү минимумына карап билгелиләр.
Шуңа күрә, әгәр эшкә яраксыз балигъ булган баланың кереме билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән икән, ул яшәр өчен ата-анасыннан алимент таләп итәргә хокуклы.