Яшел Үзән кызы Айгөл Ситдыйкова – Россиянең иң көчле ханымнарының берсе!

2016 елның 26 марты, шимбә

Төмәндә  пауэрлифтинг  спорты буенча  Россия чемпионаты үтте. Бирегә Россиянең 49 шәһәреннән 111 спортчы  чемпион  исеме өчен көрәшергә килгән иде. Яшел Үзән кызы Айгөл Ситдыйкова да мондый мәртәбәле ярышларда беренче тапкыр катнаша.

Яшел Үзәннең «Атлет» яшүсмерләр  клубында  күптән түгел генә шөгыльләнә әле бу 25 яшьлек ике бала әнисе. Әмма үз авырлыгы 45 килограммнан аз гына авыррак Айгөл  иелеп – 150 килограммлы, яткан килеш – 100 килограммлы, ә становой тарту белән 147,5 кг лы  штанганы күтәрде. Шушы сылу яшь ханымда мондый көч барын  берәү дә көтмәгән  иде. Ә ул барысын да  артта калдырып, Татарстанда хатын-кызлар арасында беренче тапкыр Россия чемпионкасы исемен яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International