Газ урлаган өчен

2016 елның 26 марты, шимбә

Яшел  Үзән  шәһәр суды шәһәрнең Зеленая урамында яшәүчегә карата карар чыгарды.

Бу кеше 2012 елда бурычлары өчен газ бирүне туктаткач, үз белдеге белән газ торбасына тоташкан. 2012 елның маеннан 2015 елның ноябренә кадәр «Газпромга» 100 мең сумга  якын зыян салган. Суд бу кешене 2 ел сынау срогы белән 2 ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International