Паспорт бирү срогы кыскартылган

2016 елның 26 марты, шимбә

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 29 февралендәге 154нче  карары белән Россия Федерациясе гражданины  паспорты турындагы Положениегә үзгәрешләр кертелгән.

Үзгәрешләргә ярашлы рәвештә яшәү урыны икенче җирдә булган гражданнарга паспорт  30 көн эчендә бирелергә тиеш (элек ике ай иде). Әлеге үзгәреш яшь тулып  паспорт алучыларга һәм алмаштыручыларга да, шулай ук югалтып  мөрәҗәгать итүчеләргә дә кагыла.

Яшәү урыны буенча документны бирү яисә алмаштыру турында гариза бирүче гражданнарга паспорт бирү срогы үзгәрешсез кала: ул миграция хезмәте хезмәткәрләре  гариза кабул итеп алган көннән алып 10 көн тәшкил итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International