Заказ арты заказ

2016 елның 26 марты, шимбә

Горький исемендәге Яшел Үзән заводына  су төбен тирәнәйтүче судноларын төзергә заказ  биреләчәк. 

 Бу турыда РФ вице-премьеры Дмитрий Рогозин белдергән. Аның сүзләре буенча  хөкүмәт мондый суднолар төзү  планын төзегән. «Идел- Әстерхан диңгез каналлары буенча  караганда да ачык күренә: каналларның саегуы суднолар төзүче  заводларга һәм  нефть эшкәртүче  компанияләргә  нәтиҗәле эшләргә ирек бирми», – диде Рогозин Әстерханда узган  РФ Диңгез коллегия­се президиумы утырышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International