Телебезне онытмыйк

2016 елның 26 марты, шимбә

Әхлак дәресләре, татар телендә ата-аналар конференцияләре, әдәби-музыкаль кичәләр, татар театрларына сәяхәтләр оештырабыз. Туган телгә мөнәсәбәтне арттыру максатыннан, оештырылган чараларда укучыларыбыз белән берлектә теләп катнашабыз.

Татарстанда күп еллар дәвамында үткәрелеп килә торган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе безнең А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда һәр ел үткәрелеп килә. Ул “Телләр көне” бәйрәме белән башланып китте. Бәйрәм  гөрләп узды. Иртән укучыларны һәм укытучыларны милли көйләр каршылады. Мәктәп коридорлары милли  рухта бизәлгән иде. Әйдаманнар балаларны көн дәвамында татар телендә уздырылган чараларга әйдәп йөрделәр.Татар теленең аһәңен, матурлыгын һәм бөеклеген төрле милләт халкына аңлату; халыкны, бигрәк тә яшьләрне, татарча сөйләшергә өндәү; телебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә ихтирам-хөрмәт тәрбияләү; татар теленең даирәсен киңәйтү максатыннан укучыларыбыз белән берлектә төрле оешмаларга бардык. Шунысы сөендерде, чарада укучылар бик актив катнашты, араларында туган телләренә карата акыллы, төпле фикер әйтүчеләре дә булды. Милләтпәрвәр җанлы милләттәшләр белән аралашуыбыз күңелдә бик җылы тәэсир калдырды. Без үз чиратыбызда һәр кешегә “Телебезне онытмыйк” дигән теләкләр җиткердек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International