«Моңлы тамчы» республика балалар фольклоры фестивале

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Бу фестивальгә “Җәүһәр” ансамбле ике этап конкурс узгач, җиңүче буларак, кунакка чакырылды. Фестивальдә катнашучылар Тукай районының 4 авыл җирлегенә бүленеп куелган иде. Иртәдән очрашулар, мәктәпләрдә экскурсияләр, күмәк чыгышлар белән башланып китте көн. Аннары бик тәмле итеп көндезге ашны ашагач, автобуслар колонна белән Чаллы шәһәренә юл тотты. Тамчыдан күл җыелган сыман, барлык катнашучылар “Энергетик” Мәдәният сараенда тупланды. Монда нәни фольклорчыларга чын әкият оештырылган иде. Су анасы , шүрәлеләр белән төрле халык уеннары уйналды, яңа дуслар белән аралашулар булды. Иң соңында зур зал сәхнәсендә коллективлар йомгаклау концерты күрсәттеләр. Осиново балалары кунакчыл Тукай районын озак онытмаслар, мөгаен, чөнки алар бик матур хатирәләр туплап кайттылар. Хатирәләр өстенә истәлеккә бирелгән бик күп бүләкләр дә бу фестивальне оныттырмас дип уйлыйм. Бик зур рәхмәт Тукай районы халкына!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International