Эчемлекнең маркировкасы юк икән, җавап тотасы

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

М-7 юлының 755нче чакрымында   Ставрополь крае номеры белән «ГАЗ-322132» автомобилен туктатканнар. Машинаны тикшергәндә анда алкольле эчемлек салынган 50шәр литрлы – 2, 30ар литрлы 12 пластик шешә табылган. Аларның маркировкасы булмаган. 

Алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре әлеге кешегә карата административ эш кузгаткан. Хуҗасына  өч меңнән алып биш меңгә кадәр суммада штраф салынуы ихтимал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International