Игътибар – язгы каникуллар!

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Бу операция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда балалар иминлегенә  кагылышлы таләпләрнең үтәлешен тикшерә.  Монда автомобиль йөртүчеләр генә түгел, ә балаларның үзләренең дә кагыйдә үтәве игътибар үзәгендә булачак. Әгәр дә балалар үзләре кагыйдә бозса, бу хакта укучының мәктәбенә хәбәр ителәчәк. 

16 мартта яшь инспекторлар отряды  «Күренеп тор!» акциясендә катнашып, аларның күбесе ут кайтаргыч браслетларга ия булган инде. 

Бу чорда мәктәп укучылары һәм ата-аналар белән тематик кичәләр, әңгәмәләр һәм лекцияләр дә була.

Татарстан Республикасында 2016 елның ике аенда гына да балалар катнашында 77 ДТП булган. Бу  узган елның шул чоры белән чагыштырганда 13 очракка күбрәк. Әлеге ДТП­ларда  ике бала һәлак булган. 85е төрле җәрәхәтләргә дучар ителгән. Бу шулай ук  узган елгыдан 16га күбрәк. Яшел Үзәндә шундый 2 ДТП теркәлеп, 3 бала зыян күргән.

Юл фаҗигаләре нигездә балаларның тиешсез урыннардан юл чыгулары яисә туктап торган машина артыннан юлга кинәт йөгереп чыгулары аркасында чыга. Ә караңгы вакытта балаларга ут кайтаргыч браслетлар киеп йөрер­гә кирәк. Шунысы да мөһим: автомобильләргә балалар махсус җайланмаларга – креслоларга гына утыртылырга тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International