Яшел Үзәннең җәмәгать тәртибен саклау пункты хезмәткәрләре Төзелеш проспектында стеналарга белдерүләр ябыштырып йөрүчеләрне тоткарлаган.
Стенага рекламаны законсыз ябыштыру тәртип бозуга керә һәм бу кешеләр административ җаваплылыкка тартылачак. Газеталар, афишалар һәм белдерүләрне бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына ябыштырырга ярый.