Татарстан хөкүмәте республикада урманнарда чыккан янгыннар куркыныч тудыручы торак пунктлар исемлеген раслады.
Бу исемлеккә Казан һәм Алабуга белән бергә Яшел Үзән шәһәре дә бар.
28 районның 75 торак пунктына шундый куркыныч яный икән. Моннан кала бакчачылык ширкәтләре, ял базалары, балалар лагерьлары буенча да шундый исемлек төзелгән. Болар - урманга якын урнашкан оешмалар.