Узган якшәмбедә спорт яратучылар Норлатка җыелды. Спорт комплексында Идел аръягы зонасында ир-егетләр арасында волейбол ярышы узды.
Киеренке барган ярыштан соң, сигез команда арасында җиңүчеләр билгелеләнде. I урынны – Норлат студентлары, II урында – Васильево командасы, III урынны – Норлат авылы яшьләре командасы яулады. Афәрин, барлык катнашучыларны да котлыйбыз.