«Ак әманәт – солдат хатлары»

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Олы Ачасырның Архитектура һәм этнография  музеенда Бөтендөнья Татар конгрессының  Яшел Үзән бүлеге һәм «Ак калфак»  оешмасы белән берлектә солдат хатларын уку  кичәсе булып үтте.

... Тын  гына  көй  агыла. Һәм  каяндыр  ерактан, сугыш  елларыннан  хәбәр  булып    хатлардан  юллар  яңгырый: «1941    ел  6  ноябрь.

Хат  башы-яз  каршы.

Сезгә гыйззәтле  вә  хөрмәтле  монафикъ  булып  торучы  әткәмә  балаң  Нурмөхәммәттән  бик  сагынып  бик  саргаеп  куптән  куп  сәлам  язып  каламын...» Авылдашыбыз  Яруллин  Нурмөхәммәтнең  фронттан  әти-әнисенә  язган  хаты  менә  шулай  сәламнәр  белән  башланып  китә. Хатында  ул  сәламнәрне  үзенең  балаларына, туганнарына, тирә-күршеләренә  дә  җиткерә. «Һәм  кечкенә  апага  сәлам  язып  каламын. Һәм дә  улым  Габбаска  бик  сагынып  сәлам  язып  каламын. Һәм дә  кызым  Әлфиягә   бик  сагынып  сәлам  язып  каламын. Һәм  дә  Равилгә  бик  сагынып  сәлам  язып  каламын...»

   Хатлардан  юллар   үткән  сугыш  елларның    телсез  шаһитлары  булып  та, якты  истәлеге  булып  та   залга  агыла  да  агыла. Ерак  сугыш  еллары  белән   арада  70  елга  сузылган  вакыт  арасы  ятмый, гүя  әле барысы  да  әле  генә  кебек. Авылдашымның    хатта  язылган  һәр  сүз  йөрәк  түренә    барып  җитә, аның  сагынуы, сагышы   керфекләрне  чылата, елата.

«...Әткәй,  сезнең  ашау  җагы  начарланса, калхузга  язып  бирегез,  ашарга  сорап, бераз  ярдәм  итәрләр  может».  Хатлардагы  бу  юллар  күңелдә  кабат  хатирәләр  уята.

– Мин  үзем  1926 елгы, – ди  40  елдан  артык  хат  ташучы  булып  эшләгән  Гөлкәбирә  апа Җамалиева. – 1941  елдан  алып  1981  елга  кадәр  почтада  хат  ташучы  булып   эшләдем. Ул  вакытта  почта  үзәге  Урысбага  авылында  иде. Кул  арбасы  белән  Урысбагадан   почтаны  бик  күп  ташыдык. Бер  күлмәкне  кат-кат  юа  да  кия  идек, юа  да  кия идек, – дип  искә  ала  ул. Ә  юклыгы  өстенә  ачлыгы. Ит, йон, сөт  һәм  акчалата  заемны    мәҗбүри  түләү  дә  аяктан  ега  авыл  кешесен.

Хатны  язучы    Нурмөхәммәт  абый Яруллинга  сугыш  кырларыннан  туган  авылына  кайтулар,  газиз  балалары –   Габбазын, Равилен, Әлфиясен   сөюләр  насыйп  булмый. Безнең  Олы  Ачасыр  авылыннан   Бөек  Ватан  сугышына   киткән  378  авылдашның, 242нең   берсе  булып  ил  азатлыгы  өчен  барган  сугышта,  туган  җир  туфрагын   кочып,   мәңгегә  ятып  кала. 

Бу  кичәдә  музейда  саклана торган    Әхәт Ганиев, Малик  абый Кавиевларның  да   фронттан   язган  хатлары  укылды. Очрашуга   килүчеләрнең  дә  хатирәләре  күп  иде. Алсу Хәсәнова, Марс Максүмов Роза Нургалиеваларның   сагышлы  истәлекләре   безне  кабат  шул  авыр елларга  алып  кайттылар.

Кеше  китә – җыры  кала  диләр. Кеше  китә, тик алар  турында  истәлек  – хатирәләр  кала. Алардан  әйтеп  бетергесез  сагыш  кала, моң  кала, сагыну  кала. Бу  якты  хисләрне  кабат  кичерү   безне  тагын  да  чистарак, сафрак  итәләр  төсле,  шуңа  да  сугыш  кырларында  ятып  калган, кайсыберләренең  хәтта  каберләре   дә  билгесез  булган  газиз  авылдашларыбыз, ватандашларыбызның     якты  истәлеге  алдында    баш  иябез. Кичәнең  ахырында  яңгыраган  дога да  шуны  раслап  яңгырады   кебек.  

Авыр  туфракларыгыз җиңел, гүрләрегез  якты   булсын,   ил  азатлыгы  өчен  гомерләре  белән  түләгән  ватандашлар!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International