Яз ничек кенә матур килмәсен, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләр елдагыча бара.
Яшел Үзән авыллары халкының күзе күптән кырда: чәчү кайчан башланыр? Озак калмады, бүген-иртәгә, дип торалар авыл хуҗалыгы идарәсендә. Бүгенге көндә туфракны тукландыру эшләре бара. Механизаторлар 7 мең ярым гектар мәйданда – көзге культураларны, 1 мең ярым гектарда күпьеллык үлән мәйданнарын тукландырган. 4 мең 100 гектар мәйдан тырмаланган.