Чәчүгә чыктылар, хәерле сәгатьтә

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрельдә «Кызыл Шәрык Агро» ААҖ районда беренчеләрдән булып чәчүгә чыкты. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 27 апрель иртәсенә 100 гектарда – арпа, 200 гектарда көнбагыш чәчүләре билгеле булды. 

Язгы кыр эшләрен яңгырлар тоткарласа да, җир тигез өлгереп килә, хуҗалыклар кырда дымны каплату, тырмалау эшләрен төгәлләп килә. Бу атна ахырында башка хуҗалыклар да чәчүгә чыгачак. Хәерле сәгатьтә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International