18 апрельдән башлап, ТР муниципаль районнарында «2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыру чорында хезмәтне саклау һәм җитештерүдә иминлек таләпләрен үтәү» айлыгы башланды.
Чара ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация һәм аграр сәнәггать комплексы хезмәткәрләренең Республика һөнәр берлеге ярдәмендә оештырыла. Акция барышында түбәндәге тәкъдимнәр кертелә:
-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларына, авыр һәм үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары булган агросәнәгать комплексы оешмаларында хезмәтне саклау буенча планнан тыш күчмә утырышлар уздырырга;
-тикшерүләр һәм ачыкланган хокук бозулар нәтиҗәләре буенча аграр сәнәгать комплексы оешмаларында хезмәт шартларын һәм аны саклауны яхшырту буенча чаралар планнарын эшләүдә методик ярдәм күрсәтергә;
-чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасының һәм язгы кыр эшләре вакытында файдаланыла торган асылмалы җайланмаларның иминлек таләпләренә туры килүен тикшерүне оештырырга;
-эшләрне имин башкару ысулларына һәм алымнарына, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтүне һәм хезмәтне саклау буенча инструктаж үткәрүне оештырырга;
-медицина тишерүләрен узудан баш тарткан яисә уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләрне үтәмәгән хезмәткәрләрне хезмәт вазыйфаларын башкаруга кертмәскә;
-эшчеләр белән хезмәтне саклау буенча чираттан тыш инструктаж үткәрергә һәм катгый тәртиптә журналда теркәргә;
-ТР агросәнәгать комплексы оешмалары җитәкчеләренә, белгечләренә аеруча куркыныч эшләрне башкаруга нарядлар-рөхсәтләр бирүне йөкләргә;
-хезмәткәрләрне махсус билгеләнгән яисә шул максатлар өчен җайлаштырылган транспорт чараларында имин йөртүне тәэмин итәргә;
-машиналардан һәм механизмнардан имин файдалануны оештырырга;
-мобиль техниканы махсус билгеләнгән урыннардан тыш саклауны, шулай ук кешеләрне тиешле максатлар өчен билгеләнмәгән транспорт чараларында йөртүне булдырмаска; кырда, фермаларда, цехларда һәм җитештерү участокларында эшләүчеләргә ял итү өчен урыннар булдырырга, җитештерү участокларын һәм көнкүреш биналарын тиешле санитар хәлдә тотарга;
-төрле милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә айлыкның максатлары һәм бурычлары турында район массакүләм мәгълүмат чаралары аша тиешле мәгълүмат биреп торуны тәэмин итәргә;
-районнарда 2016 елның 28 апрелендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен үткәрергә;
-язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, айлыкка йомгаклар ясарга һәм аларның нәтиҗәләре буенча фикер алышырга, хезмәтне саклау эшендә иң яхшы дип табылган җитәкчеләрне, белгечләрне һәм башкаларны бүләкләү мөмкинлеген табарга.