Кояшлы матур ял көннәрендә, әлбәттә, шәһәр халкы урманнарга, табигатькә чыгарга омтыла. Әмма ял иткәндә еш кына табигатькә шактый гына зыян салына, учаклар янып кала, яшеллеккә янгын куркынычы яный. Шуларны истә тотып, рейдка чыгучылар да һәр нәрсәгә игътибарлы булды. Бу чорда урманнарда учак ягу катгый тыелган. Ә шашлыкны кырга чыгып, мангалда да кыздырып була бит. Нәтиҗәдә рейд барышында инспекторларга барлыгы 8000 сумга 7 беркетмә төзергә туры килде.
Шуны билгеләргә кирәк, республика территориясендә янгыннарга каршы аерым режим кертелү сәбәпле гражданнарга административ җәза каралган. Ул 2 меңнән алып 4 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Вазифадагы затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400дән алып 500 мең сумга кадәр штраф салына. Ә инде тагын да җитдиерәк закон бозулар булганда җинаять җаваплылыгы каралган.