Эчке эшләр бүлегендә 29 җинаять теркәлгән. Шуларның 19ы – шәһәрдә, 10сы районда булган. 14 җинаять ачылган. 8е – «кайнар эздән».
25 урлау, 2 тапкыр сәламәтлеккә авыр зыян салу очрагы, 2 мошенниклык булган.
Үзәк район дәваханәсенә Төзүчеләр проспектыннан ике ботына пычак кадалган 34 яшьлек ирне китергәннәр. Ир алган җәрәхәтләреннән приемный покойда ук үлгән. Аңа пычакны 31 яшьлек ир кадаган.
Дәваханәгә Комаров урамыннан да башы нык җәрәхәтләнгән 41 яшьлек ирне китергәннәр. Бу җәрәхәтләрне ул беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 18 яшьлек егеттән алган.
Төзүчеләр проспектындагы сәүдә үзәгеннән билгесез зат 5 мең сумнан артык товар урлаган.
Беренче Май урамындагы кибет кассасыннан шунда эшләүче 52 яшьлек хатын 10200 сум акчаны рөхсәтсез алган.
Засорин урамындагы сәүдә йортыннан билгесез зат куртка, телефон һәм документлар урлап чыккан.