Яшел Үзәннән август һәм сентябрьдә Вьетнамга ике «Гепард-3.9» фрегаты җибәрелә

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Кораблар Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзелеше заводында төзелгән.

Вьетнам Хәрби-диңгез көчләре өчен Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзелеше заводында төзелгән ике «Гепард-3.9» фрегаты август-сентябрь айларында заказчыга озатылачак. Бу хакта журналистларга предприятиенең генераль директоры Ренат Мистахов хәбәр иткән, дип яза ТАСС.

"Без хәзер Вьетнам өчен ике кораб төзибез. Аның берсен суга төшердек, икенчесен 25 майда төшерәчәкбез. Ә август-сентябрь айларында ике кораб та җибәрелә, берсе августта, икенчесе сентябрьдә", - дигән ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International