Россиядә минималь хезмәт хакы артачак

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Дәүләт думасы беренче укылышта 1 июльдән минималь хезмәт хакын 7500 сумга күтәрү мәсьәләсен караячак. 2016 елның 1 гыйнварыннан ул 4%ка күтәрелеп, хәзерге вакытта 6204 сум тәшкил итә.

Алданрак, МХХК арттыру йөкләмәсен хөкүмәт председателе, “Бердәм Россия” лидеры Дмитрий Медведев биргән иде. Бу 1 млн. хезмәткәргә кагыла, аларның 87%ы дәүләт һәм муниципаль оешмаларда, ә 13%ы - экономиканың дәүләтнеке булмаган сектор эшчеләре.

Дәүләт думасының хезмәт буенча Комитеты билгеләгәнчә, алга таба минималь хезмәт хакы күләме этаплап артачак. 2017 - 2018 елларда аны эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменә кадәр күтәрүне планлаштыралар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International