ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 16 майга булган оператив мәгълүматларына караганда сабан культураларын чәчү эше 1547,5 мең гектар мәйданда башкарылган.
Шулай итеп, планлаштырылган мәйданның 87 %ында эшнең төгәлләнүе хакында хәбәр ителә. Чагыштыру өчен: узган елның шушы көненә 1473,4 мең гектар мәйданда язгы чәчү төгәлләнгән булган.
Бөртекле сабан культураларын чәчүгә килгәндә, республикада барлыгы 985,2 мең гектарда эш башкарылган. Бу – пландагы мәйданның 94 %ы дигән сүз.
Язгы чәчүне беренчеләрдән булып Зәй һәм Апас районы игенчеләре төгәлләде. Башкарылган эш күләме 95 %тан арткан районнар исемлегендә Кукмара, Лаеш, Саба һәм Сарманны күрергә була.