Терлек азыгы әзерләүне тизләтергә кирәк

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Татарстанда язгы чәчү эше оптималь вакыт эчендә һәм яхшы сыйфат белән башкарылып чыкты. 

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген авыл кешесен республика буенча мул яңгырлар булмавы борчый. Инде хәзер терлек азыгы әзерләү көнүзәк мәсьәлә булырга тиеш. Чөнки җылы көннәр күпьеллык үләннәр яхшы гына җитеште. "Ел саен кайбер хуҗалыклар печәнгә соңарып төшә, – диде министр. – Үлән үсә һәм күләме арткан кебек булса да, аның туклыклылыгы кими. Шуңа да, Сабан туе бәйрәмнәре булуга да карамастан, эшне яхшылап оештырырга һәм 15 июньгә төп мәйданнардан печәнне җыеп алып бетерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International